1 декабрь 2021 яңалыклары
-
"САЛАВАТIК"лар "Күңелле әлифба" проектының икенче сезонын башлап җибәрде
Яңа сезонда төп геройлар хәрефләрдән иҗек һәм сүзләр төзиячәк.
-
Спорт белән шөгыльләнсәң, ГТОны да уңышлы тапшырырсың
ГТОның нәрсә икәнлеген хәзерге вакытта берәүгә дә аңлатып торасы юк. Моның спорт нормативлары буенча нормалар комплексын тапшыру икәнлеген барысы да аңлыйлар. Биектау районында мондый нормаларны оешмаларда эшләүчеләр һәммәсе дә тапшыра. Әле күптән түгел Усад спирт заводы коллективы үз көчен сынап карады.
-
Ул медальләрнең бары алтынын гына яулый
Панкратион буенча дөнья чемпионы - Биектау авылыннан Карина Мосагыйтова узган атнада Харьковтан Россиягә абсолют чемпионлык титулы белән кайтты. Монысы инде аның 36 нчы алтын медале. Сүз уңаеннан Каринаның медальләре арасында көмеш һәм бронза медальләрнең булмавын әйтеп китү дә урынлы булыр. Ул һәрвакытта да лидерлар сафында. Үз сүзләре белән әйткәндә, ул балачагыннан ук ”тимер белән көч сынашырга” яраткан. Үзен гимнастикада да, бокста да сынап караган, әмма күңеле белән бары тик панкратионга гына береккән, шушы төрдә генә максатына ирешкән.
-
Балачак узган җирләргә күңел һәрчак ашкына
“Бәләкәч” балалар бакчасы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайчандыр ул Биектау авылының иң зур балалар бакчасы булып саналды һәм районда зур белем бирү учреждениеләре төзелешенә старт бирде. 10 ел эшләү дәверендә 500дән артык кечкенә малай һәм кызларны тәрбияләп чыгарды.
-
“Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте
“Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге үзенең юбилеен истә калырлык матур итеп билгеләп үтте. Узган ел Үзәк оешканга 10 ел тулган иде. Әмма коронавируска кагылышлы чикләүләр кертелгәнлектән, бәйрәм итүне кичектереп торырга туры килде.
-
Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары
Габдрахмановлар гаиләсе - бик яшь гаилә. Булат белән Айсылу 2021 елның башында гына өйләнешә. Уллары Әмирханга 2 ай. Фатирны алар ипотекага сатып ала. Айсылу әлегә декрет ялында. Ипотека түләргә дәүләт тарафыннан яшь гаиләләргә ай саен түләнә торган акча ярдәмгә килә.
-
ДАИ инспекторлары ВАЗ 2113 автомобиле руле артында исерек килеш утырган иратны туктаталар
2021 елның 29 ноябрендә Биектау җәмәгать судының 2 нче участогы исерек килеш руль артына утырган 32 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгара.